15.06.2023

“Манзара”: келәм читендә ниләр бар? “Көлкегә калабыз, егетләр!”

“Пирамида” сәхнәсенә 30га якын пәһлеван көрәшче чыгып баскач, үз күзебез белән күреп калыйк дигәндәй, мәдәни-күңел ачу комплексының кайбер хезмәткәрләре дә эшләрен ташлап тамашаны күзәтергә “ярык” эзләгәндер, мәгәр!

Шулай булмый ни: тарихта беренче мәртәбә көрәшчеләр “Манзара” бәйгесенең чемпион билбавы өчен бил алышырга җыелды, лабаса.

2018 елның 20нче гыйнвары. Иртәнге сәгать 10! “Манзара”га билетны берничә көн элек, бәлки әле узган ел ук алып куйган тамашачылар инде урыннарына җайлаша төшәргә дә өлгерде. Әле кичә генә: “Ул “Пирамида”да келәм җәярлек урын бармыни соң?” – дип аптырашып йөргәннәре дә сорауларына җавап тапкан үзгә бер кыяфәттә тыныч кына бил алышларның башлануын көтә.

Ялгышып килеп керсәң, беренче карашка “Пирамида” чираттагы гадәти тамашасын уздыра диярсең: шул ук музыкаль бизәлеш; ялт-йолт килгән утлар да башка вакыттагы кебек үк күзләрне камаштыра. Тик сәхнәдә ары-бире сикерешкән җырчылар түгел, ә тотса тимер өзәрдәй көрәшчеләр дулкынлануларын җиңәргә тырышып басып тора. Алар өчен келәм җәелгән, жирәбә уздырылып, исемнәре аталуын гына көтәләр.

“Шәп алышлар булачак монда, кардәш”, – тамаша залында шуңа охшаш пышылдашулар бәйгенең рәсми ачылышы вакытында да ишетелгәли иде әле. Тамашачыны аңлап була: бүген көрәш тарихына яңа сәхифә язылачак һәм алар (бәхетләренә күрә!) шул вакыйганың нәкъ үзәгендә кайный.

…19 гыйнвар киче. Сәгать телләренең 9га таба авышкан чагы. “Манзара” спорт-музыкаль премиясен гамәлгә куючы Айдар Шәймәрданов үз командасын “Пирамида”га җыйды. Унлап кеше бу кичтә ярышка әзерлекне тагын бер кат күздән кичерәчәк, кирәк-яракның урында булу-булмавын барлаячак һәм, ахыргы эш итеп, келәм җәеп өйләренә таралышачак. Соңгысы бигрәк күңелле эш бит аның. Кайда гына һәм нинди генә югарылыкта ярышлар уздырылса да, келәмне гадәттә хуҗалар – шул спорт залында бил алышкан егетләр җәя. Күмәкләшеп, өмә ясап! Тренировкалар алдыннан да шулай эшләнелә. Үзең әүмәкләшкән келәмне бер генә тапкыр булса да җәеп караганың юк икән, димәк син көрәшнең бөтен асылын да белмисең дигән сүз.

Ә “Манзара” командасында сөлге тотып карамаган бер генә кеше дә юк. Шуңа төп оештыручы Айдар әфәнденең келәм җәю өмәсенә чакыруын да гадәти хәл буларак кабул итте егетләр. Айлар буе алып барылган зур әзерлек эшләреннән соң монысы гына “пүчтәк мәсьәлә”, диештеләр.

Ләкин вакыйгалар агышы гына башка төрле юнәлеш алды: җәеп җибәрү белән “Ак Барс” көрәш сараеннан китерелгән келәмнең Казан Сабантуеннан соң ничек төреп алып куелган булса, шушы көнгә кадәр шул килеш ятуы ачыкланды. Йомшак кына итеп әйткәндә – чиста түгел, кыскасы! Бигүк хуш булмаган исе дә борынны ярып керә.

Егетләр бер мизгелгә сүзсез калды. Тынлыкны булачак ярышларның баш хөкемдары Азат Нурмөхәммәтов бозды: “Болай карашып утырсак, көлкегә калабыз, егетләр! Хәл итәргә кирәк!”

Ә “хәл итәргә” Айдар Шәймәрдановка гына куш – телефонын шундук эшкә җикте: “Алло, брат! Синең ярдәм кирәк…” Өметле күзләрне аңа төбәп, җылы хәбәр көтәбез. Бер-бер артлы Биектау һәм Теләче “братлары” белән сөйләшүләр алып барыла. “Ничек кенә ашыктырсак та, иртәнге тугызларсыз да келәмне китереп җиткереп булмый”, – ди Айдар, бу юлы инде үзе өметсез карашларын безгә төбәп. “Болай булса, тамашачы килгәндә келәм җәеп, тучны көлкегә калабыз икән”, – ди шәһәрдә яшәп тә, авыллыгы сөйләшүеннән чыгып бетмәгән беребез.

“Җәһәт кенә “Мегастрой”ны урап кайтыйк. Тәүлек буе эшли, ләбаса! Юып карарга кирәк бу келәмне”, – монысы инде – команда вәкилләреннән шәһәрләшеп беткән икенче берәүнең фикере.

Озын сүзнең кыскасы, көрәшчеләр хакына “Мегастрой”ның кассасын берничә мең сумга баетырга туры килде ул төндә. Резин перчаткалар туза торды, келәмнең ышкылмаган почмагы калмады, төрле-төрле порошок һәм сыеклык исе борынны ярып керә бирде. Сәгать уклары гына бездән көлгәндәй таңга таба ашыкты.

– Көрәшчеләр белизна исенә исермәсә генә ярар иде, – диештек таралышканда уенын-чынын бергә кушып. Таралыштык дип әйтү арттыру булыр, әлбәттә! Өйләргә кайтып, киенеп килерлек кенә вакыт калган иде инде. Сынмадык, сынатмадык һәм сабак алдык. Менә шул сабак безне алдагы ярышларга иртәрәк аяк киенергә генә өйрәтеп калмады, ә “Манзара”ның үз келәмен булдырырга да этәргеч ясады.

Келәм чистарган идеме соң, дисезме? Бүгенгә кадәр келәм юу тарихы сер итеп сакланган икән, димәк ул вакытта да тел-теш тидерерлек булмаган. Ә “белизналы келәм” Раил Нургалиевка килеште – Теләче батыры “Манзара” бәйгесенең беренче җиңүчесе булып тарихка кереп калды. Җае чыгар – тәүге билбау өчен алыш кына түгел, аның иясе турында да тәфсилләп сөйләрбез әле. Анысын тыңларга вакытның иркенрәген барлап куя торыгыз.

Фәрит Салихов.

 

“Манзара”: келәм читендә ниләр бар? Назад к новостям “Манзара”: бер көрәш тарихы