“Манзара”: келәм читендә ниләр бар? Мәйдан – батырларга: теләсәң дә кертмиләр/
“Манзара”: келәм читендә ниләр бар?
Мәйдан – батырларга: теләсәң дә кертмиләр
2017 елның ноябре. “Манзара” спорт-музыкаль премиясе кысаларында тәүге тапкыр көрәш бәйгесе оештырырга йөргән көннәр. Тамашаның вакыты тәгаенләнгән, көрәшчеләр исемлеге булдырылган, хөкемдарларның иң-иңнәре сайланган. Бер сүз белән генә әйткәндә, оештыру эшләре тулысынча хәл ителгән һәм хәл ителми калганы да үз вакыты җиткәнне генә көтеп ята.
Оештыручылар командасының бер вәкиле булгангамы; әллә төп оештыручы Айдар Шәймәрданов эш тыгызлыгын сәбәп итеп телефонын алмагангамы; әллә инде мине дус итепме (шушысы дөреслеккә якынрак дип торыйк әле!) көрәш җәмәгатьчелеге өчен үтә дә таныш шәхес – Фәрит абый Шәйхетдинов шалтыратты. Адаш, дус кеше, гомумән, хөрмәт иткән кешеләремнең берсе буларак (ә андыйлар күп була алмый!), Фәрит абый белән озаклап сөйләшеп утырырга җай гына чыксын!.. Тормыш мәшәкатьләре, көрәш тарихы, бүгенгесе турында… Сөйләшер сүзләр бетми дип әйтүем.
Гадәттәгечә җәелеп китеп сөйләшергә әзер булсам да, бу юлы адаш абый сүзне кыска тотты: “Булатны кертәсе иде бит көрәшкә!” Сүзнең көрәш дөньясы өчен тагын бер мәгълүм шәхесе, танылып килүче йолдыз – спорт остасы Булат Мусин турында баруын чамалап алдым. Булатның исеме анда тәгаен булмавын белсәм дә, район һәм шәһәр Сабантуйларында баш батыр калган көрәшчеләр исемлеген яңабаштан күздән кичерәм. “Булатның батыр калмаганын беләм, – дигән тавыш ишетелә элемтәнең теге башыннан. Минем кәгазь кыштырдатуымны чамалап, сүзсез калуымның сәбәбен аңлады булса кирәк. – Шулай да “Манзара”да бил алышса, бәйгенең бизәге генә булыр иде”.
Фәрит әфәндедән соң Яңа Чишмә районы вәкилләре дә безләрнең кылын тарткалап карады, әмма оештыручыларның алдан кабул иткән карары үзгәрешсез калды – 2018 елның 20 гыйнварында район Сабантуйлары батырларын бер келәмгә җыйган тәүге турнирда Булат Мусин бил алышмады.
“Бил алышырга “Манзара”га 2017 елгы Сабантуйларының баш батырлары гына чакырыла!” – менә шундыйрак карар иде ул. Әлеге турнир дәвамлы була калган очракта, һичшиксез, район Сабантуйларында тәртип салыначак, диештек. Чөнки район батыры булу «Манзара» турнирына да юл ача дигән сүз. Димәк, Сабан туе батыры тәкәсен «чиратка салу» көчле булуын белгән батыр өчен кызыксызга әйләнәчәк. Көрәш тамашачысы нәкъ менә шуны көтә, ләбаса.
Шунысы кызык та бит аның, көрәшчеләр бер генә авырлык үлчәвендә бил алышачак. Нәкъ менә Сабантуйларында баш батырны ачыклагандагы кебек. Биредә гәүдә авырлыгына – тәҗрибә, сәләт һәм осталык каршы чыгачак. Кайсы өстен булуына келәм ачыклык кертәчәк. Чын келәм батыры шулай ачыклана, димәк “Манзара” да искәрмә булырга тиеш түгел!
Иманым камил, 2017 елгы Сабан туена кадәр үк “Манзара” билбавы өчен бил алышлар булачагы игълан ителсә, мәйдан батырларының исемлеге дә башкачарак булыр иде. Кем белә, Яңа Чишмә районы Сабан туенда да баш батыр исемен Булат Мусин яулаган булыр иде, бәлки. Ә болай район данын “Пирамида” сәхнәсендә Самат Әхмәтҗановка якларга туры килде. Ә 41 батырның 23е үзара билбау өчен “тарткалашканын” Булат Мусин тамашачы залыннан гына күзәтте. Әле ул елларда 90 килограмм авырлыкта мәйдан тоткан (2017 ел азагында Татарстан һәм Россия чемпионы исемен яулаган!) көрәшче үз мөмкинлеген сабыр гына көтте, үпкә дә белдереп йөрмәде. Остазларының берсе булган Фәрит Шәйхетдинов та: “Сүзегездә тора белгән егетләр икәнсез! Гаделлек кирәк шул”, – дип аркадан сөйде.
Булатның йолдызлы сәгате үз вакыты белән барыбер сукты ул – 2018 елгы Сабантуйда Яңа Чишмә районында баш батыр булып танылды, “Манзара”га чакыру ала башлады, җиңелүләр аша чарланды һәм 2021 елгы җәйге тамашада баш батыр исемен дә яулады. “Манзара”да баш батыр исеме өчен бил алышлар беренче тапкыр кертелгән иде ул чакта. Республиканың төп батыры булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмады Булат. Һәм иң мөһиме – батыр исемен ел дәвамында аннан инде берәү дә тартып ала алмады.

– Бу ярыш, бәлки, цирк аренасында оештырылыр әле. Урта Азия батырларын чакырып, үзебезнекеләрне исә рейтинг нигезендә генә сайларбыз, бәлки, – дип белдергән иде “Пирамида” сәхнәсеннән Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

«Манзара»ның киләсе елларда тагын да зуррак масштабларга чыгару ниятеннән әйтелгән сүзләр иде бу. Һәм шулайрак булды да – циркка да күчтек, Сабантуй батырларын да вак иләк аша үткәреп, көрәшчеләрнең иң-иңнәрен генә сайлый башладык. “Манзара”ның – танылуга, көрәшебезне – танытуга таба чираттагы тәвәккәл адымнар иде бу. Хәер, боларын да, Булатның батыр калу вакыйгасын да сөйләр өчен тагын бер мөмкинлек туар әле.
Фәрит Салихов.