08.06.2023

“Манзара”: келәм читендә ниләр бар?

“МАНЗАРА”: келәм читендә ниләр бар?

Нигезен Кунгурда салдык

2018 елның 20 гыйнвары. Исегездә калдырыгыз: көрәш тарихында сөлгеле батырга тарихта беренче тапкыр чемпион билбавы таккан көн бу. Моңа кадәр эстрада йолдызлары сәхнә тоткан “Пирамида” комплексын ул кичтә татар көрәшчеләре дер селкетте. Монысы да беренче тапкыр! Шулай итеп, көрәш тарихында яңа атамалы турнир пәйда булды – “Манзара” премиясе өчен бил алышлар!

…2017 елның ноябре. Россиянең төрле төбәгеннән җыелган көрәш батырларының Пермь крае Кунгур шәһәрендә Урал кубогы җиңүчеләрен ачыкларга җыелган мәле. Шулай туры килде ки: Кунгурга бару өчен Россия көрәш федерациясе тарафыннан журналистлар өчен ялланган машинада Айдар Шәймәрданов һәм аның командасында булган берничә иптәш белән бергә барырга туры килде. 700ләп чакрым арада нишләп кенә бетәсең ди?! Көрәш тарафдарлары бергә тупланган җирдә, машина ничек кенә тирбәтеп җилдерсә дә, черем итүләр дә икенче планга кала бит ул. Әлбәттә инде сөйләр сүзләр көрәш тирәсеннән ерак китә алмый. Өстәвенә, көрәш тарихында яңалык кертергә җыенып йөргән көннәр – “Манзара” бәйгесен оештырып чыгарга кирәк. “Алынганбыз икән, ерып чыгабыз да инде аны, брат!” – ди ике сүзнең берендә Айдар Шәймәрданов. Аның үз-үзенә ышанычы бездә дә өмет уята. Салпы якка салым кыстыруымы икән: “Сездәй егетләргә таянып булганга ышаныч бар миндә”, – дигән була әле үзе.

Айдар Шәймәрданов “Манзара” спорт-музыкаль премиясе кысаларында көрәшчеләрне бил алыштырырга теләвен шул елның җәендә үк сиздереп куйган иде инде. “Яңалык булачак бу! Бар булган бәйгеләрне өйрәник, матур үрнәкләрен җыеп алыйк, әмма аларны кабатламый гына үзебезнең тамашаны булдырыйк”, – дигәне хәтердә Айдарның. Шуннан соң планнар да берничә тапкыр сүтеп җыелды. Ахыр чиктә, район Сабан туйларында баш батырларны бер келәмгә туплап карыйк әле, дигән уртак фикергә киленгән иде.

Кунгурдагы бил алышлар үз агымына барды ул чакта. Әз генә буш вакыт булдымы, көрәштәш дусларның бергә очраша алу мөмкинлегеннән файдаланып, тарихта беренче тапкыр узачак “Манзара” бәйгесе буенча фикер алышабыз. Шулай бер кичтә Пермь прәннекләрен капкалап, чәй табыны артында утырганда без урнашкан бүлмә ишеген көрәш дөньясы өчен яхшы таныш шәхес, ул вакытта әле “Ак Барс” көрәш сараенда спорт мәктәбе директоры булып эшләгән Азат иптәш Нурмөхәммәтов шакыды.

Көрәш тирәсендә йөргән кешеләр алдарга ирек бирмәс – әңгәмәгә Азат килеп кушыла икән, күңелсезләнергә урын калмый. Бу юлы да шулай булды.   “Ай-һай мондый зур акчаны келәм артында бүлешеп бетермәсләрме?!” – дип шик белдерде Азат, Айдар әфәнденең: “Җиңүчегә 100 мең сумнан да ким бирелмәячәк!” – дигән сүзләрен ишеткәч.

Рәхәтләнеп көлештек тә, уйга калдык. Дөрестән дә, менә шул бүлешүләргә чик куюның төрле юлларын барларга кирәк иде. Көрәшчеләрне бүләкләү турында озак фикерләштек ул чакта. Бүлешүгә юл калмасын өчен исемле бүләк булдыру турында да сүз булды.

– Җиңүчене исемле юллама белән ял итәргә җибәрергә була. Күз алдына китерәсезме, егетләр, Сергей Павлик диңгез буенда кызынып ята, – диде Азат уенын-чынын бергә кушып.

– Анда пилмән табып булмас, юлламасы әрәм булачак, – диде Айдар Павликны кызганып.

– “Раил абыйсын” сыртка салсын әле башта, егетләр, – дип Павликны “батырлар исемлеге”нннән сызып куясы иттем үз чиратымда.

Ахыр чиктә уртак фикергә килеп, җиңүчегә акчалата бүләк бирүдән дә яхшысы булмас, оештыручыларның йөзенә төкермәсләр, дип сөйләшүгә нокта куйдык.

– Күп әйбер хөкемдарлар командасының сизгерлеге һәм гаделлегеннән дә тора. Команда тупладыгызмы? Баш хөкемдар кем булачак? – дип сорап куйды “Манзара” проекты сөйләшүләрендә беренче тапкыр гына катнашучы кеше буларак Азат Нурмөхәммәтов.

– Син! – диде Айдар Шәймәрданов хөкемдарлар турында бу көнгә кадәр сөйләшүләр булмаса да. – Сизгерлегең шәп, гадел булу-булмавыңны якташың беләдер, – дип тә өстәде миңа таба ымлап.

– Азат кебек гаделләр илдә булмас, – дип миңа мәсьәләгә нокта куясы гына калды.

Менә шулай Кунгурдан “Манзара” бәйгесенең нигезен корып, күп сорауларга ачыклык кертеп кайткан идек. Андагы сөйләшүләрнең күбесе тормышка да ашты, кабер җитешсезлекләр алдагы ел ярышларында хәл ителде.

Ничек кенә булмасын, сүнеп барган көрәш рухын уятып җибәрергә бер сәбәпче булды “Манзара”. Кунгурдагы сөйләшүләр чынга ашты: көрәшчеләр оештыручыларның йөзенә төкермәде – “Пирамида” идәннәре сыгылганчы, ыштаннар ертылыр хәлгә җиткәнче рәхәтләнеп бил алышты. Хәер, монысы инде бөтенләй башка вакыйга һәм аерым сөйләр өчен дә лаек.

Фәрит Салихов

 “МУЗЫКА, ҖЫР — МИНЕМ ТОРМЫШЫМ, КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕМ", - ди Алия Закирова Назад к новостям “Манзара”: келәм читендә ниләр бар? “Көлкегә калабыз, егетләр!”