Россия ислам институтында татар, гарәп телләре һәм ислам фәннәре буенча олимпиадалар узды
24 апрельдә Россия ислам институтында урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы; шулай ук мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V республика олимпиадасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиадаларны Россия ислам институты һәм РФ Ислам мәгарифе советы тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе теләктәшлегендә үткәрелде. Бу – ислам мәгарифе тарихында ислам мәдрәсәләре укучылары арасында уздырылган беренче Бөтенроссия олимпиадасы.
Олимпиадаларның ябылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм башкалар катнашты.
Бөтенроссия олимпиасында Татарстан Республикасыннан, Мәскәү һәм Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләреннән, Башкортостан, Кырым, Ставрополь краеннан, Дагыстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Саратов, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 18 ислам көллияте һәм мәдрәсәсе вәкилләре катнашты.
Олимпиада ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт); гарәп теле; абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы, Коръән белеме һәм хәдис белеме номинацияләре буенча узды.
Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V олимпиадада Татарстан мәдрәсәләре, РИИ һәм КИУ шәкертләре катнашты. Олимпиада шулай ук язма тест формасында: фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча сорауларны үз эченә алып, студентларның теоретик белем дәрәҗәсен, аларны практикада куллану сәләтен бәяләүгә юнәлдерелгән иде.
Татар әдәбияты номинациясендә кызлар тикшеренү эшләрен тәкъдим итте, ә егетләр вәгазь сөйләде. Татар халкы тарихы номинациясендә тест уздылар, алдан бирелгән темалар буенча тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Олимпиадаларда җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар
Фото:Фото: dumrt.ru